Күзләреңдә минем күзләр,
Күңелемдә синең сүзләр,
Теләсәм дә инде, оныт(а) алмам инде
Сиңа булган кайнар сөюне.
Онытам, онытам, диеп, мөмкин түгел
Синең кара күзләреңне,
Назлы сүзләреңне.
Онытам, онытам, диеп, мөмкин түгел
Синең кайнар хисләреңне,
Сихри кичләреңне.
Син бит минем уйларымда,
Өмет тулы хыялымда.
Ярат кына мине, саклап һәр мизгелне,
Онытырга бирмә үзеңне.
Онытам, онытам, диеп, мөмкин түгел
Синең кара күзләреңне,
Назлы сүзләреңне.
Онытам, онытам, диеп, мөмкин түгел
Синең кайнар хисләреңне,
Сихри кичләреңне.
Онытам, онытам, диеп, мөмкин түгел
Синең кара күзләреңне,
Назлы сүзләреңне.
Онытам, онытам, диеп, мөмкин түгел
Синең кайнар хисләреңне,
Сихри кичләреңне.
