Карашлардан башланалар
Мәхәббәт дәрьялары.
Йөрәктә кабынмый утлар
Булмаса сәбәпләре.
Карашларың йолдыз чәчә,
Куңел күген тутырып.
Аем булып балкы әле,
Болытларны туздырып.
Карашларың өтеп ала,
Алсулана йөзләрем.
Әсирлеккә калган сыман
Сөйләшәлми телләрем.
Карашларың йолдыз чәчә,
Куңел күген тутырып.
Аем булып балкы әле,
Болытларны туздырып.
Сирпеп кенә карасаң да,
Нурың тия күземә.
Шул нурларга чумар идем,
Насыйп булсаң үземә!
Карашларың йолдыз чәчә,
Куңел күген тутырып.
Аем булып балкы әле,
Болытларны туздырып.
Аем булып балкы әле,
Болытларны туздырып…
Бу җыр Гүзәл Әхмәтова репертуарында бар
Добавлено tatassr в ВС, 04/01/2026 - 20:47
«
»
