Суга барсам үтә алмыймын
Күз салмый тимерлеккә.
Тимерче егет Мишаны
Яраттым гомерлеккә.
Үзе ни тора елмаеп
Бер карап алулары,
"Ах моя курносая!", —тип
Иркәләп калулары.
Башларым әйләнә шул чак
Шатлыклы хистән генә.
"Ах, мой милый, косолапый!", —
Дип әйтәм эчтән генә.
Әткәем дә сизә бугай
Ни уйлап яшәүмне.
"Кияү русча зять була",— тип
Өйрәтә әнкәемне.
Дәү әни аптырап калган
Үәт бит әй тәнәем ди
Кәтлит — мәтлит пешерергә
Кемнәрдән өйрәнәем.
Чыга барсам үтә алмыймын
Күз салмый тимерлеккә.
Үзем башкорт, рус егетен
Яраттым гомерлеккә.
Бу җыр Мәгъфирә Галиева репертуарында бар
Добавлено Almaz в Пнд, 05/01/2026 - 02:42
«
»