Сине сагынам

Категория: көе сүзләре

Яшьлектең якты язында,
Алсу таң аткан чагында,
Кадерлем, бергенәм,
Тик сине, бәгерем, сагынам!

Мәхәббәт ялкыны йөрәктә,
Хисләрем минем сыймыйдыр күкрәккә,
Йөрәгемнән шат җыр ага,
Яңрар ул күп елларга.

Күңелемдә мәңге-мәңгегә
Бер генә исем язылган, —
Кадерлем, бергенәм,
Тик сине, бәгерем, сагынам!

Мәхәббәт ялкыны йөрәктә,
Хисләрем минем сыймыйдыр күкрәккә,
Йөрәгемнән шат җыр ага,
Яңрар ул күп елларга.

Йөрәк серемне, гүзәлем,
Тик сиңа әйтәм яңыдан:
Кадерлем, бергенәм,
Тик сине, бәгерем, сагынам!

Мәхәббәт ялкыны йөрәктә,
Хисләрем минем сыймыйдыр күкрәккә,
Йөрәгемнән шат җыр ага,
Яңрар ул күп елларга.

Голосов пока нет
Бу җыр репертуарында бар
« »