Сандугач булсам иде

Сандугач моңлы сайрый,
Талларга кунгангамы?
Нигә моңлы җыр җырлыйсың,
Куңелең тулгангамы?

Сандугач булсам иде,
Талларга кунар идем.
Синең моңлы җырларыңа
Кушылып җырлар идем.

Сандугачлар моңлы сайрый
Су буенда талларда.
Кемгә атып җыр җырлыйсың?
Телим шуны аңларга.

Сандугач булсам иде,
Талларга кунар идем.
Синең моңлы җырларыңа
Кушылып җырлар идем.

Сандугачлар көзен китә,
Бакчалар тынып кала.
Җәй дә кыш та син җырлыйсың,
Шатланам мин шуңарга.

Сандугач булсам иде,
Талларга кунар идем.
Синең моңлы җырларыңа
Кушылып җырлар идем.
Синең моңлы җырларыңа
Кушылып җырлар идем…
Кушылып җырлар идем…

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 3 (1 голос)
Бу җыр репертуарында бар
« »