Туктатмагыз китәм дигәннәрне!
Китә икән — китә бирсеннәр!
Якты булмаса да, күңелләрдә
Эз калдырып кына үтсеннәр.
Ялынмагыз сөймим дигәннәргә!
Сатып алып булмый сөюне.
Лаек түгел алар, аңламагач
Чын йөрәктән янып көюне!
Үкенмәгез ялгыз калдым диеп,
Үлем түгел әле ялгызлык!
Тиеш булса — Аллаh насыйп итәр,
Кирәк бары көч hәм сабырлык.
Ялынмагыз сөймим дигәннәргә!
Сатып алып булмый сөюне.
Лаек түгел алар, аңламагач
Чын йөрәктән янып көюне!
Аерылу бик авыр булса да,
Кирәк чакта түзем булыгыз!
Йөрәгегез ут булып янса да,
Кисешмәсен кабат юлыгыз!
Ялынмагыз сөймим дигәннәргә!
Сатып алып булмый сөюне.
Лаек түгел алар, аңламагач
Чын йөрәктән янып көюне!
Лаек түгел алар, аңламагач
Чын йөрәктән янып көюне!..
