Гомер агышлары

Табигатьтә көзнең моңсу мәле,
Җирдән өстерәлә сары шәле.
Бертуктамый, ару-талу белми,
Еллар саный гомер сәгатьләре.

Сары яфрак — көзнең сагышлары,
Агымсудай гомер агышлары,
Агымсудай гомер агышлары.
Зәңгәр күктә, бик биектә,
Киек казлар тавышлары —
Каңгылдашып китеп барышлары,
Саубуллашып китеп барышлары.

Сайрар кошлар күптән тынып калган,
Көзге урман сарып алган томан.
Шул томаннар арасына керсәм,
Яшьлегемне очратырмын сыман.

Сары яфрак — көзнең сагышлары,
Агымсудай гомер агышлары,
Агымсудай гомер агышлары.
Зәңгәр күктә, бик биектә,
Киек казлар тавышлары —
Каңгылдашып китеп барышлары,
Саубуллашып китеп барышлары.

Талгын суда яфраклар тирбәлә,
Хәтерләтеп гүя бишекне.
Җәй үткәндәй яшьлек үтеп киткән,
Гомер көзе шакый ишекне…

Сары яфрак — көзнең сагышлары,
Агымсудай гомер агышлары,
Агымсудай гомер агышлары.
Зәңгәр күктә, бик биектә,
Киек казлар тавышлары —
Каңгылдашып китеп барышлары,
Саубуллашып китеп барышлары…
Саубуллашып китеп барышлары…

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 5 (1 голос)
Бу җыр репертуарында бар
« »