Кичер диям, соңга калып булсын,
Сөю дулкынында йөзү рәхәт.
Бәлки, күңел бүтән ялкынланмас,
Тоя белү мәхәббәтне — бәхет .
Кичер мине, сине сөюемне,
Сөйдем хәтта ки исәрләнеп,
Нишли ала күңел, шулай тели —
Яратасым килде юләрләнеп…
Яратылып гомер яшик әле,
Алда әле озын юллар бар.
Сагышларга салмыйк йөрәкләрне,
Назлап сөя торган куллар бар.
Кичер мине, сине сөюемне,
Сөйдем хәтта ки исәрләнеп,
Нишли ала күңел, шулай тели —
Яратасым килде юләрләнеп…
Кичер мине, сине сөюемне,
Сөйдем хәтта ки исәрләнеп,
Нишли ала күңел, шулай тели —
Яратасым килде юләрләнеп…
Нишли ала күңел, шулай тели —
Яратасым килде юләрләнеп…
