Мәхәббәтле язлар

Су буенда бөдрә таллар
Нигәдер моңайганнар.
Сайрар сандугачын алар
Еракка озатканнар.

Моңаймагыз, бөдрә таллар,
Моңаймагыз, кайтырлар.
Җырчы сандугачлы булган
Алсу таңнар атарлар.

Узарлар моңсу вакытлар,
Көзләр, кышлар да үтәр.
Мәхәббәтле бу язларны
Күңел зарыгып көтәр.

Моңаймагыз, бөдрә таллар,
Моңаймагыз, кайтырлар.
Җырчы сандугачлы булган
Алсу таңнар атарлар.

Моңаймагыз, бөдрә таллар,
Моңаймагыз, кайтырлар.
Җырчы сандугачлы булган
Алсу таңнар атарлар.
Җырчы сандугачлы булган
Алсу таңнар атарлар…

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 6 (1 голос)
Бу җыр репертуарында бар
« »