Бер-беребезгә инде без бит яп-ят,
Яшәмикче үткәннәрне таплап,
Яхшырактыр шулай, кем белә.
Онытырга чараларын тап-тап,
Калалмадык сөюләрне аклап,
Гаепле тик син һәм мин генә….
Күңелемнең бакчаларын таптап,
Йөрмә әле артларымнан саклап,
Үпкән-кочкан очкан җилләргә.
Хисләремне телем-телем ваклап,
Өзгәләмә йөрәгемне кат-кат,
Үткәннәргә нигә тияргә…
Йөрәк авазымны мең кат ятлап,
Тормыш үзәненнән барам саклап,
Адашмаска башка юлларым.
Тынгы бирми никтер әмма кат-кат,
Йөри һаман артларымнан саклап
Онытылмам дигән уйларым.
Күңелемнең бакчаларын таптап,
Йөрмә әле артларымнан саклап,
Үпкән-кочкан очкан җилләргә.
Хисләремне телем-телем ваклап,
Өзгәләмә йөрәгемне кат-кат,
Үткәннәргә нигә тияргә…
Күңелемнең бакчаларын таптап,
Йөрмә әле артларымнан саклап,
Үпкән-кочкан очкан җилләргә.
Хисләремне телем-телем ваклап,
Өзгәләмә йөрәгемне кат-кат,
Үткәннәргә нигә тияргә…
Хисләремне телем-телем ваклап,
Өзгәләмә йөрәгемне кат-кат,
Үткәннәргә нигә тияргә…
