Ашыгабыз дөнья ямен күрми,
Буталабыз уйлар эчендә.
Тормыш дәрьясында кайнап,
Күрмибез шул кайчак берни дә.
Ашыксак та юкка, куя (а)лмабыз нокта,
Язмышлардан узып булмаган.
Без бит әле кабат, үткәннәрне санап,
Ялгышларны барлап узмаган.
Ашыгабыз һәрчак, күңел түзми,
Башкалардан өстен булабыз.
Ни дисәк тә, шулай язган,
Тик Ходайдан уза алмабыз.
Ашыксак та юкка, куя (а)лмабыз нокта,
Язмышлардан узып булмаган.
Без бит әле кабат, үткәннәрне санап,
Ялгышларны барлап узмаган.
Ашкынабыз, үрләр түгел диеп,
Тик үрләргә әле менәсе.
Саулык белән елларының
Кадерләрен икән беләсе.
Ашыксак та юкка, куя (а)лмабыз нокта,
Язмышлардан узып булмаган.
Без бит әле кабат, үткәннәрне санап,
Ялгышларны барлап узмаган.
Без бит әле кабат, үткәннәрне санап,
Ялгышларны барлап узмаган…
