Тормыш булгач, булды инде
Әче сагыш, хәсрәте.
Каршы килмим, булды аның
Бәхете һәм рәхәте.
Агыйделдән карап тордым
Язгы ташу киткәнен.
Сизми калдым ни арада
Яшь гомерем үткәнен.
Яшьлегемнең ишекләрен
Бераз ачып калдырам.
Һәрвакыт янәшә атлап,
Барыр кебек янымнан.
Агыйделдән карап тордым
Язгы ташу киткәнен.
Сизми калдым ни арада
Яшь гомерем үткәнен.
Җырларымны юлдаш итеп,
Гомер юлын сайладым.
Җырларымда да сизелә
Яшьлекне сагынганым.
Агыйделдән карап тордым
Язгы ташу киткәнен.
Сизми калдым ни арада
Яшь гомерем үткәнен.
Сизми калдым ни арада
Яшь гомерем үткәнен…
Яшь гомерем үткәнен…
