Яз килсә җиргә,
Яшәрәм тагы.
Сайраса кошлар,
Талпына күңел.
Шул яздан сине
Эзлимен, иркәм.
Син булгач җирдә,
Йөрәккә җиңел.
Хәзер көз килде,
Шиңәләр гөлләр.
Саф күкне иңләп,
Торналар китә.
Киң кырда уйнап,
Искән җил сымак,
Гомер дә, иркәм,
Сиздерми үтә.
Йәшлегем язын
Хәтергә алсам,
Мһхәббәт таңым
Иркәләй һаман.
Һин булғас җирдә,
Мин ялгыз калмам,
Сине мин мәңге
Оныта алмам.
Бу җыр Райман Ишбаев репертуарында бар
Добавлено Almaz в Втр, 06/01/2026 - 19:50
«
»