Агыла да болыт агыла

Категория: көе сүзләре

Агыла да болыт агыла
Туган-үскән җирләр ягына.
Тәрәзәгә чиртер дә яңгыр
Ниләр әйтер туганнарыма?
Ниләр әйтер туганнарыма?
Агыла да болыт агыла.

Нәрсә әйтсен: берни белми ул,
Хәбәре юк минең йөрәктән.
Мине бары чылатып үтте
Күкрәүләре белән беррәттән…
Нәрсә әйтсен: берни белми ул.

Голосов пока нет
Бу җыр репертуарында бар
« »