Онытылам Идел буйларында,
Уйлар тулкынына күмелеп.
Нигә һаман, иркәм, нигә һаман
Синдә генә икән күңелем?!
Йомшак кулың сөя кебек мине,
Чәчләремә тисә таң җиле.
Нигә һаман, иркәм, нигә һаман
Синдә генә икән күңелем?!
Дөнья балкып китә: күзләреңдән
Җылы караш торса сибелеп.
Нигә һаман, иркәм, нигә һаман
Синдә генә икән күңелем?!
Бу җыр Гөлнур Нарынбаева репертуарында бар
Добавлено Almaz в Втр, 06/01/2026 - 22:06
«
»