Агыйделдең зәңгәр дулкындары
Сиңа тирбәткәндәй чайкала.
Сиңа төшкән җиһан йолдызлары,
Якты таң да сиңа таң кала.
Синдә ургый җыр,
Синдә шатланам.
Синдә балкый нур,
Өфем, башкалам.
Яшлегебез синдә чәчәк ата,
Мәхәббәт тә һинән башлана.
Син бит безнең күңел канатыбыз,
Җырым сиңа, сөйгән башкалам.
Синнән ялкын алып яшәгәнгә,
Өфелеләр эштә мактала.
Тормыш күрке — гүзәл бер җыр булып
Тау башында балкый башкала.
Синдә ургый җыр,
Синдә шатланам.
Синдә балкый нур,
Өфем, башкалам.
Бу җыр Даһи Бакиров, Мидхәт Галиев репертуарында бар
Добавлено Almaz в СР, 07/01/2026 - 02:13
«
»