Сәламләү җыры

Рәхәтләнеп килеп җиттек
Сагыныплар бу якка.
Бигрәк якын тоелдыгыз,
Булсагыз да еракта.

Эх, сез икән, сез икән ул,
Сагындырып көткәннәр!
Әйд(ә) әле бер исәнләшик:
Я, нихәл соң, ни хәлләр?

Шундый матур күренәсез,
Күзләр генә тимәсен.
Сезне күреп, ничек инде
Җырлыйсылар килмәсен.

Эх, сез икән, сез икән ул,
Сагындырып көткәннәр!
Әйд(ә) әле бер исәнләшик:
Я, нихәл соң, ни хәлләр?

Бер күрешү — бер гомер, — дип,
Белми әйтмәгән халык.
Без дә күрешкәләп яшик,
Әнә шулай җай табып.

Эх, сез икән, сез икән ул,
Сагындырып көткәннәр!
Әйд(ә) әле бер исәнләшик:
Я, нихәл соң, ни хәлләр?
Эх, сез икән, сез икән ул,
Сагындырып көткәннәр!
Әйд(ә) әле бер исәнләшик:
Саулармысыз, ни хәлләр?
Әйд(ә) әле бер исәнләшик:
Саулармысыз, ни хәлләр?..

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 5 (1 голос)
Бу җыр репертуарында бар
« »