Битләреңә тамчы булып тамсам,
Иреннәрең мине үбәрләр.
Таң алдыннан искән назлы җилләр:
— Ул гашыйк, — дип, серен чишәрләр.
Назлы җилләр булып әгәр иссәм,
Чәчләреңнән синең тарармын.
Бар җиһанны көйдерердәй булып,
Синең өчен генә янармын.
Юлларыңа гөлләр булып шытсам,
Синең куллар мине өзәрләр.
Чәчәкләргә кунган күбәләкләр:
— Калдырма син аны, — диярләр.
Назлы җилләр булып әгәр иссәм,
Чәчләреңнән синең тарармын.
Бар җиһанны көйдерердәй булып,
Синең өчен генә янармын.
Алсу таңнар булып ата алсам,
Соңгы йолдыз булып сүнәрмен.
Син торганны көткән Чулпан йолдыз:
— Ярата ул сине, — диеп, сөйләсен.
Назлы җилләр булып әгәр иссәм,
Чәчләреңнән синең тарармын.
Бар җиһанны көйдерердәй булып,
Синең өчен генә янармын.
Бар җиһанны көйдерердәй булып,
Синең өчен генә янармын…
Синең өчен генә янармын…
