Кайтуга өстәлдә самавыры чыжлар,
Ипи салыр өчен мич кызу.
Капкалар ачыклар, тәрәзәдә утлар,
Бәхет, әнкәй, өйдә син булу.
Капкалар ачыклар, тәрәзәдә утлар,
Бәхет, әнкәй, өйдә син булу.
Ишекләр ачыла; әнкәем, каршылап,
Чыга да җылы кулын суза.
Шул минут хәсрәтем, сагышым он(ы)тыла,
Шатлыктан күзләргә яшь тула.
Шул минут хәсрәтем, сагышым он(ы)тыла,
Шатлыктан күзләргә яшь тула.
Һич гүя алышмас бәхетле сәгатьләр
Әнкәй кочагында он(ы)тылу.
Ни кадәрле терәк, ни кадәрле кирәк,
Туган өйдә, әнкәй, син булу.
Ни кадәрле терәк, ни кадәрле кирәк,
Мин кайтканда көткән син булу.
Яшәүгә көч бирә, яшәүгә дәрт бирә
Бу тормышта, әнкәй, син булу.
Бурычым — саулыкта, бәхеттә, әнкәем,
Яшәтергә сине омтылу.
Бурычым — саулыкта, бәхеттә, әнкәем,
Яшәтергә сине омтылу.
Ни кадәрле терәк, ни кадәрле кирәк,
Туган өйдә, әнкәй, син булу.
Мин кайтканда көткән син булу…
