Туганым

Бер-беренә терәк булсыннар, дип,
Тели-тели изге теләген,
Әткәй-әнкәй сөеп биргән безгә
Гомер дигән олы бүләген.

Бер карында яшәү көче алып,
Якты дөньяларга туганбыз.
Кайгы, шатлыкларны уртак итәр
Ике бөртек газиз туган без.

Мин елмайсам көләч нурлар сибеп,
Син дә, апам, бергә көләсең.
Йөрәк түремдәге серләремне
Тик син генә бары беләсең.

Бер карында яшәү көче алып,
Якты дөньяларга туганбыз.
Кайгы, шатлыкларны уртак итәр
Ике бөртек газиз туган без.

Нинди бәхет шушы дөньяларда
Апа-сеңел булып яшәве.
Газизем дип, сиңа кулым сузам,
Кадерлем дип, син дә дәш әле.

Бер карында яшәү көче алып,
Якты дөньяларга туганбыз.
Кайгы, шатлыкларны уртак итәр
Ике бөртек газиз туган без.
Кайгы, шатлыкларны уртак итәр
Ике бөртек газиз туган без…
Ике бөртек газиз туган без…

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 8 (2 голоса)
« »