Кызыма (алтынчы вариант)

Шундый шаян, шундый шук син,
Әйтерсеңлә аткан ук син, нәни кызым, аппагым.
Бәхетемнең ин татлысы, көннәремнең иң яктысы
Әни булган чакларым.

Һәр кеше дә миндәй сөеп,
Сабыем дип, янып-көеп, яратадыр баласын.
Без үстергән балаларны, аталарны,
Аналарны бәхетле ит, Аллаһым.

Назлы гөлгә тиңләп сөям,
Син яшәвем минем, диям, балакаем, бәгырем.
Догаларым саклап йөртсен, алар сине шатлык көтсен,
Артсын гына кадерең.

Һәр кеше дә миндәй сөеп,
Сабыйм дип, янып-көеп, яратадыр баласын.
Без үстергән балаларны, аталарны,
Аналарны бәхетле ит, Аллаһым.

Тормыш күген яктыртучы, бәхетемә чакыручым,
Син бит өмет йолдызым.
Изгелеккә дәшсен үрең, мәрхәмәтле булсын күңелең,
Горурлыгым бул, кызым.

Һәр кеше дә миндәй сөеп,
Сабыйм дип, янып-көеп, яратадыр баласын.
Без үстергән балаларны, аталарны,
Аналарны бәхетле ит, Аллаһым.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 4 (1 голос)
Бу җыр репертуарында бар
« »