Сине көтеп

Ал гөлләрне бүләк иткән идең.
Җылы караш көн дә көткән идең.
Ә мин синнән әле ерак идем.
Салкын йөрәгең синең, дидең.

Сине көтеп күпме гомер узды.
Сине көтеп күпме күлмәк тузды.
Көтә-көтә, йөрәк ничек түзде?
Түзә-түзә өметен өзде.

Көннәр үтте, киттең, көттем нигә?
Әллә бездән язмыш шулай көлә?
Югалтсам да, төшләремә керә,
Үзәкләремне телә-телә.

Сине көтеп күпме гомер узды.
Сине көтеп күпме күлмәк тузды.
Көтә-көтә, йөрәк ничек түзде?
Түзә-түзә өметен өзде.

Көтәм сине, һаман көтәм әле,
Шундый татлы икән сөю тәме.
Ал гөлләрем сулды, күңел тулды,
Язмышыбыз ялгыш булды.

Сине көтеп күпме гомер узды.
Сине көтеп күпме күлмәк тузды.
Көтә-көтә, йөрәк ничек түзде?
Түзә-түзә өметен өзде.
Көтә-көтә, йөрәк ничек түзде?
Түзә-түзә өметен өзде…
Хәтта йөрәк өметен өзде…

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 9.7 (3 голоса)
Бу җыр репертуарында бар
« »