Карлыгач (бишенче вариант)

Категория: көе сүзләре

Һаваларда очкан карлыгачлар
Болытларга инеп (кереп) югала.
Кыз булганчы, булсам канатлы кош —
Тоткын булмас идем дөньяда.

Басылмый да йөрәк, әй басылмый,
Ачылмый да күңел ачылмый,
Эчкенәем тулы кайгы-сагыш,
Күз яшьләрем тынмый тамчылый.

Карлыгачтай кара, муены ала
Ник моңая икән бу бала?
Моңаймас та иде ай кыз бала,
Гомеркәем үтә заяда.

Голосов пока нет
Бу җыр репертуарында бар
« »