Януларым-көюләрем

Сандугачларга гашыйкмы,
Сары күлмәкләр кия .
Нигә килмедер акларын,
Йөрәгем яңа көя.

Януларым-көюләрем,
Аппагым диюләрен.
Бердәнберем ,әй бәгырем
Өзелеп сөюләрен!
Бердәнберем ,әй бәгырем
Өзелеп сөюләрен!

Аклы ситцы күлмәкләре
Сандыкладрда ятадыр,
Беләсе иде күңелен
Кемнәр генә тартадыр .
Беләсе иде күңелен
Кемнәр генә тартадыр .

Януларым-көюләрем,
Аппагым диюләрен.
Бердәнберем ,әй бәгырем
Өзелеп сөюләрен!
Бердәнберем ,әй бәгырем
Өзелеп сөюләрен!

Сары дия сайлап кия ,
Сары төсне бик сөя.
Кисен иде лә акларны ,
Сөймәсен лә ятларны .
Кисен иде лә акларны ,
Сөймәсен лә ятларны .

Януларым-көюләрем,
Аппагым диюләрен.
Бердәнберем ,әй бәгырем
Өзелеп сөюләрен!
Бердәнберем ,әй бәгырем
Өзелеп сөюләрен!

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (1 голос)
Бу җыр репертуарында бар
« »