Зилә

/ Шаян җыр /

Йөрәгемә ут якты да
Безнең савынчы Зилә,
Хәзер һәр очраган саен:
"Нихәл, гашыйк?" — дип, көлә.

Эх, матур кыз Зилә,
Көн дә күрәсем килә,
Көн дә күреп, чәчләренә
Гөлләр үрәсем килә.

Сер бирмичә йөресә дә,
Яратадыр ул мине.
Бер көн шулай, кызлар белән
Бик күп шаярма, диде.

Эх, матур кыз Зилә,
Көн дә күрәсем килә,
Көн дә күреп, чәчләреннән
Сыйпап сөясем килә.

Эштә дә ул ялкын кебек,
Уенда ла иң алда.
Шунысы начар: "Сөям!" — дисәм,
"Мин дә", дими һаман да.

Эх, матур кыз Зилә,
Көн дә күрәсем килә.
Күңелендә нинди серләр
Барсын беләсем килә.

Уйларыбыз бердер әле,
Сынап йөридер Зилә.
Булмаса тәкъдим ясыймын
Бүгеннән үк үзенә.

Эх, матур кыз Зилә,
Көн дә күрәсем килә,
Көн дә күреп, чәчләренә
Гөлләр үрәсем килә.

Голосов пока нет
Бу җыр репертуарында бар
« »