Җиләп үтте гомеремнең
Тагы бер елы.
Яшьлек таңым ерагая …
Күңелем тулды.
Шатлыклы да, бер аз моңсу,
Эй, туган көн.
Күңелләргә сагыш белән
Моң тулган көн.
Һич картаю белми йөрәк,
Үтсә дә еллар.
Әлегәчә җырланмаган
Иң матур җырлар.
Шатлыклы да, бер аз моңсу,
Эй, туган көн.
Күңелләргә сагыш белән
Моң тулган көн.
Гомерләрнең һәр минуты
Бик тә кадерле.
Бер-беребезнең, мөхәббәттең
Белик кадерен.
Шатлыклы да, бер аз моңсу,
Эй, туган көн.
Күңелләргә сагыш белән
Моң тулган көн.
Варианты песни
Бу җыр Зәйнәп Фәрхетдинова репертуарында бар
Добавлено Almaz в Пнд, 12/01/2026 - 01:40
«
»