Шикләнмә сөюемә!

"Сөясеңме?" — дип сорыйсың,
Кая инде сөймәгән —
Көне-төне сине улыйм,
Минутым юк көймәгән.

Башкага ышанмасаң да,
Шикләнмә сөюемә.
"Синнән башка бер кемне дә
Яратмыйм", — диүемә.

"Сөясеңме?" — дип сорама,
Той син күңелең белән.
Бер карау җитә күземә
Күңелең күзе белән.

Голосов пока нет
Бу җыр репертуарында бар
« »