Соң булмасын!

Категория: көе һәм сүзләре

Үкенерсең үртәлерсең әле,
Ул чак инде бик тә соң булыр.
Үкенечнең безне таныштырган,
Безне кавыштырган моң булыр.

Сагышларга түзә алмаң әгәр,
Юлык, әйдә, юлык ятларга.
Сөю хисен саклый белмәүчеләр
Үзең сала янган утларга.

Шуңа да без әле соң булганчы
Саклап калыйк күңел хәтерен.
Беребез өчен беребез кирәк чакта
Җибәрмик лә сөю кадерен.

Голосов пока нет
Бу җыр репертуарында бар
« »