Тәнәфесләре җитми иде,
Син дә мине, мин дә сине
Күзли идек дәрес буена.
Ә күңелгә шундый рәхәт,
Бөтенесе, бөтен мәктәп
Көлешәдер кебек тоела.
Мәктәп елларын сагынам,
Уйларымда гел ашкынам
Шаулап үскән үсмер чагыма.
Гүзәл мәктәп залларына, дускайларым янына,
Өз(е)леп сөйгән тәүге ярыма,
Аның янына.
Исләреңә төшер әле:
Кушып безнең исемнәрне
Такталарга күпме яздылар.
Кияү-килен дигән чакта,
Әллә ничек оялсак та,
Йөрәкләр бит ничек яндылар.
Мәктәп елларын сагынам,
Уйларымда гел ашкынам
Шаулап үскән үсмер чагыма.
Гүзәл мәктәп залларына, дускайларым янына,
Өз(е)леп сөйгән тәүге ярыма,
Аның янына.
Тәнәфесләре җитми иде,
Син дә мине, мин дә сине
Күзли идек дәрес буена.
Ә күңелгә шундый рәхәт,
Бөтенесе, бөтен мәктәп
Көлешәдер кебек тоела.
Мәктәп елларын сагынам,
Уйларымда гел ашкынам
Шаулап үскән үсмер чагыма.
Гүзәл мәктәп залларына, дускайларым янына,
Өз(е)леп сөйгән тәүге ярыма,
Аның янына.
