Туган ил ягыннан
Җилләр иссә иртән,
Иң элек исемә
Төшәсең син иркәм.
Иң элек исемә
Төшәсең син иркәм.
Күз алдыма килә
Агыйдел, тау, урман,
Без бергә атлаган
Якты матур юллар.
Без бергә атлаган
Якты матур юллар.
Оытмам мин илне,
Онытмам мин сине.
Йөрәкне ярсытып,
Гел иссен таң җиле.
Йөрәкне ярсытып,
Гел иссен таң җиле.
Бу җыр Галия Солтанова репертуарында бар
Добавлено Almaz в Втр, 13/01/2026 - 02:46
«
»