Май аенда чәчкә ата
Без утырткан сиреньнәр.
"Яратам" — дип, әйтсә икән,
Синең гүзәл иреннәр.
Иреннәр…
Нинди гүзәл хуш исле ул
Без утырткан сиреньнәр.
"Син — минеке, мин — синеке", —
Диешсеннәр иреннәр…
Иреннәр…
Кара әле: төз куаклар
Без утырткан сиреньнәр.
— Сиңа, иркәм, бәхет телим —
Дисен синең иреннәр.
Иреннәр…
Нинди гүзәл хуш исле ул
Без утырткан сиреньнәр.
"Син — минеке, мин — синеке", —
Диешсеннәр иреннәр…
Иреннәр…
Алы да бар, шәмәхә дә
Без утырткан сиреньнәр.
Кабул булсын теләгебез, —
Диешсеннәр иреннәр…
Иреннәр…
Нинди гүзәл хуш исле ул
Без утырткан сиреньнәр.
"Син — минеке, мин — синеке", —
Диешсеннәр иреннәр…
Иреннәр…
"Син — минеке, мин — синеке", —
Диешсеннәр иреннәр…
