Бас, бас эзенә,
Күз тимәсен үзенә,
Яшел чирәм үсеп тора
Аяк баскан эзенә.
Казанга килгән егет,
Оек чабата киеп,
Монда килеп, итек киеп,
Нишләп йөрисең биеп.
Ай ли, бөгелми,
Матур баса түгелме?
Тып-тып басып биегәндә
Күңелне ача түгелме?
Иске лә шырпы кабы,
Яңа ла шырпы кабы,
Быел алган итегемнең
Туза инде табаны.
Бас, бас эзенә,
Күз тимәсен үзенә,
Җимер тимер көймәсен,
Юл өстенә кормасын.
Бу җыр Эльвира Розали репертуарында бар
Добавлено Герман в ЧТ, 15/01/2026 - 00:24
«
»