Юри генә адаштым (икенче вариант)

Категория: көе сүзләре

Карурманга барган идем,
Юри генә адаштым
Сине күргәч, телсез калдым
Адаштым, дип алдаштым

Һэй, Һэй, Һэй, Һэй, Һэй…

Җиләккә дип барган идем,
Юри генә адаштым,
Сине күргәч, сүзсез калдым,
Адаштым, дип алдаштым.

Һэй, Һэй, Һэй, Һэй, Һэй…

Синең йөргән юлларыңда
Җиләкләрем түгелде,
Кырын каравыңны белгәч,
Күңелләрем сүрелде.

Һэй, Һэй, Һэй, Һэй, Һэй…

Җиләклеккә бармам инде,
Бармам инде, адашмам.
Карурманда адаштым, дип,
Инде бүтән алдашмам…

Һэй, Һэй, Һэй, Һэй, Һэй…

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (1 голос)
Бу җыр репертуарында бар
« »