Гашыйк иттең үзең,
Җитте назлы сүзең,
Көнем белән төнем буталды.
Әллә нәрсә булды,
Күңел моңга тулды,
Йөрәгемне тоташ ут алды.
Син минеке түгел,
Әрнеп үкси күңел,
Юатырга аны кирәкми.
Син гаепле түгел,
Мин гаепле түгел,
Сөю уты телде йөрәкне.
Үпкәләмә миңа,
Насыйп булган безгә
Газапларның иң-иң татлысы.
Ара ерак, әмма
Җылытып тора җанны
Сөюеңнең якты чаткысы.
Бу җыр Мурат Гайсин, Эльмира Сөләйманова репертуарында бар
Добавлено rusyazykly в ВС, 18/01/2026 - 19:21
«
»
