Нурлар булып балкыр,
Җырлар булып калыр
Безнең сөю, безнең мәхәббәт.
Шушы гүзәллеккә
Алып кергән өчен,
Рәхмәт сиңа,иркәм, мең рәхмәт.
Калыйк әле шунда,
Сөю-наз илендә,
Елмаю китмәсен йөзләрдән.
Аккошлы күлләре,
Бәхетле үзләре,
Гөлләр үсә йөргән эзләрдән.
Чыклары энҗедән,
Яктырак көзгедән
Яз сулышы сыман җилләре.
Ерак түгел бер дә,
Күңелнең түрендә
Безгә дигән сөю илләре.
Калыйк әле шунда,
Сөю-наз илендә,
Елмаю китмәсен йөзләрдән.
Аккошлы күлләре,
Бәхетле үзләре,
Гөлләр үсә йөргән эзләрдән.
Бәхетләр илендә,
Мәхәббәт җирендә,
Тирә-юньне төреп шатлыкка.
Язмыш юлларында
Гомер буйларына
Тугры калыйк аклык-сафлыкка.
Калыйк әле шунда,
Сөю-наз илендә,
Елмаю китмәсен йөзләрдән.
Аккошлы күлләре,
Бәхетле үзләре,
Гөлләр үсә йөргән эзләрдән.
