Елмаеп көлсәм дә,
Я дәшми түзсәм дә,
Миндә дә шул ук бер хис инде…
Берүк сер бирмәгәч,
Зарланып йөрмәгәч,
Сез мине әрнеми дисезме?!.
Зарланып йөрмәсәм,
Берүк сер бирмәсәм,
Син мине гамьсез дип тиргәмә.
Язмышлар бер булгач,
Сагыш та бер инде —
Шул ук бер хис инде кемдә дә…
Көннәрем көз кебек,
Көз кебек сарыда —
Сагышлар сарыла җаныма.
Тыялмам хисемне,
Дулармын шикелле,
Хисләргә бирелсәм аз гына.
Бу җыр Денис Арсланов репертуарында бар
Добавлено rusyazykly в ВС, 18/01/2026 - 19:50
«
»
