Көзгә керәм берьялгызым гына.
Син җәйләрдә әле йөрисең.
Әле һаман җәйнең кочагында
Шәфәкъ нуры булып эрисең.
Тузганактай тузгып очынасың,
Тыялмыйча шашкын хисләрең.
Көземә кил, кил син, күңелеңә
Җыеп җәйнең соңгы төсләрен.
Күптән сулган чәчәк таҗларыннан
Син һаман да назлар эзлисең.
Үткәннәрне утка яга–яга
Көзләр килгән, ә син сизмисең.
Тузганактай тузгып очынасың,
Тыялмыйча шашкын хисләрең.
Көземә кил, кил син, күңелеңә
Җыеп җәйнең соңгы төсләрен.
Кил көземә. Ул үзәннәр, таулар
Безнең хакта күпме сер саклар?
Көтеп синең аяк тавышларың,
Җиргә ятып тыңлый яфраклар.
Тузганактай тузгып очынасың,
Тыялмыйча шашкын хисләрең.
Көземә кил, кил син, күңелеңә
Җыеп җәйнең соңгы төсләрен.
