Бик еш күрәм сине төшләремдә,
Кулың сузып миңа киләсең.
Үткәннәрне уйлап, моңсуланып
Искә төшерәсең, күрәсең.
Сагынуыңны беләм, беләм, беләм,
Ләкин инде юллар ябылган.
Ә барлыгың бүген җаннарыма
Сагыш уты булып ягылган.
Минем белән тиңләп башкаларны,
Чагыштырып гомер кичәрсең.
Очрашканда баксам күзләреңә,
Белмим инде, белмим, нишләрсең.
Сагынуыңны беләм, беләм, беләм,
Ләкин инде юллар ябылган.
Ә барлыгың бүген җаннарыма
Сагыш уты булып ягылган.
Сабырлыгым сорап Ходаемнан,
Туктатмадым киткән чагыңда.
Җырларымны минем тыңлаганда,
Сагынырсың тагын, тагын да.
Сагынуыңны беләм, беләм, беләм,
Ләкин инде юллар ябылган.
Ә барлыгың бүген җаннарыма
Сагыш уты булып ягылган.
