Әрәмәлек (Әрәмә)

Әрәмәдә карама шул,
Карамада кондыз бар.
Караңгы дип килми калма,
Ай булмаса йолдыз бар.

Әрәмәлек арасыннан
Былбыл үтәрлек түгел.
Язып түгел, сөйләшеп тә,
Сүзләр бетәрлек түгел.

Әрәмәлек арасында
Сайрый былбыл баласы.
Туган җирем — гөл арасы,
Үзем — авыл баласы.

Голосов пока нет
Бу җыр репертуарында бар
« »