Ник дуладың, буран?

Категория: көе һәм сүзләре

Бик озакка саубуллашабыз диеп,
Уйларымны моңга урадың.
Аяз көндә әллә кайдан килеп,
Юлларыма чыгып дуладың.

Эзләремне салып, күмеп карың белән,
Күз ачмаслык итеп еладың.
Бөтенләйгә дип хушлашмыйбыз, беләм.
Ник дуладың шулай, бураным?

Бик озакка саубуллашабыз диеп,
Калыйм дигәнсеңдер хәтердә.
Сиңа язган калыр минем җырым,
Син дә мине озак хәтерлә.

Эзләремне салып, күмеп карың белән,
Күз ачмаслык итеп еладың.
Бөтенләйгә дип хушлашмыйбыз, беләм.
Ник дуладың шулай, бураным?

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 2 (1 голос)
Бу җыр репертуарында бар
« »