Сөйкемлем

Категория: көе һәм сүзләре

Унҗиде яшь,
Күпме җирдә чәчәк,
Матур хисләр белән бәйләнә.
Йөрәктәге ялкын чәчкән утлар
Зур бер бәхет булып әйләнә.

Сөйкемлем, сөйкемлем,
Синнән башка юк бит беркемем.

Күз яшьләре тамчылары кебек
Синең йөрәгеңдә тулмасын.
Авырлыклар китсен синең юлдан,
Киртә булып каршы тормасын.

Сөйкемлем, сөйкемлем,
Синнән башка юк бит беркемем.

Бөреләнгән чәчәкләрне өзеп
Бүләк итмә якын дустыңа,
Сөйгәнеңнән китмә еракларга,
Ялгыз йөрәк бик тиз юксына.

Сөйкемлем, сөйкемлем,
Синнән башка юк бит беркемем.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 8.5 (4 голоса)
Бу җыр репертуарында бар
« »