Васфикамиләкәем (яки Васфикамилә)

Аккош күлләрдә була да,
Былбыл гөлләргә куна шул.
Васфикамиләкәем дә,
Өзелә үзәккәем.
Өзелгән үзәккәемне
Белмисең, гүзәлкәем.

Яшь вакытта кемне сөйсәң
Күңелең шуларда була шул.
Васфикамиләкәем дә
Өзелә үзәккәем,
Өзелгән үзәккәемне
Белмисең гүзәлкәем.

/ Кайбер татар һәм башкорт яшәгән төбәкләрдә таралган җырының бер төре. “Васфикамиләкәйем” үзенчәлекле көй белән барган, мәхәббәт турында лирик җыр. /

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 7 (3 голоса)
Бу җыр , репертуарында бар
« »