Син еракта чакта синсез авыр миңа,
Сөю учакларым дөрләп-дөрләп яна.
Мин еракта синнән, төшләремдә күрәм,
Сөю ташкынында яннарыңа киләм.
Аралар бик ерак, йолдызларны санап,
Сиңа киләм, җаным, сынауларны урап.
Назга сусап арган, моңлы көйгә салган,
Гашыйк җаннар җырын сиңа җырлап барам.
Бәхет күперендә көтәм сине басып,
Сиңа булга хисләр тулдылар бит ташып.
Сиңа булган хисләр яши йөрәгемдә,
Бәхет чишмәсенең суын эчик бергә.
Аралар бик ерак, йолдызларны санап,
Сиңа киләм, җаным, сынауларны урап.
Назга сусап арган, моңлы көйгә салган,
Гашыйк җаннар җырын сиңа җырлап барам.
Син еракта чакта синсез авыр миңа,
Сөю учакларым дөрләп-дөрләп яна.
Мин еракта синнән, төшләремдә күрәм,
Сөю ташкынында яннарыңа киләм.
Аралар бик ерак, йолдызларны санап,
Сиңа киләм, җаным, сынауларны урап.
Назга сусап арган, моңлы көйгә салган,
Гашыйк җаннар җырын сиңа җырлап барам.
