Киләсең дә яннарыма
Бик азга, вакыт табып.
Утлар салып җанкаема,
Китәсең кабаланып.
Бик азга килдең дип,
Үзәкне өзәсең.
Йөрәкне телгәләп,
Нигә тиз китәсең?
Озакка кил әле,
Көткәнне беләсең.
Беләсең, йөрәгем
Янасын, көясен.
Ул кайларга ашыга бик?
Йөрәгем кала янып.
Әллә берәрсе көтәме
Кайдадыр сине тагын?
Бик азга килдең дип,
Үзәкне өзәсең.
Йөрәкне телгәләп,
Нигә тиз китәсең?
Озакка кил әле,
Көткәнне беләсең.
Беләсең, йөрәгем
Янасын, көясен.
Сине күргәч, әйткән димен
Өзелеп яратуым.
Тик нигәдер әйталмыймын:
Булмасмы ялгышуым?
Бик азга килдең дип,
Үзәкне өзәсең.
Йөрәкне телгәләп,
Нигә тиз китәсең?
Озакка кил әле,
Көткәнне беләсең.
Беләсең, йөрәгем
Янасын, көясен.
