Алдыгызга алсу гөлләр җәям,
Юлыгызга — яшел аланнар.
Мең мәртәбә бәхетледер җирдә
Мәхәббәтен таба алганнар.
Мәхәббәтнең күге — гел кояшлы,
Тугайлары — һәрчак тургайлы.
Мәхәббәтнең таңы — гел былбыллы,
Мәхәббәтнең төне — гел айлы…
Әгәр күңелең мохтаҗлыкка чыкса
Һәм теләсә синнән бер аклык, —
Бу гөнаһлы җирдә яши алган
Мәхәббәттә генә гөнаһ юк!
Бу гөнаһлы җирдә яши алган
Мәхәббәттә генә гөнаһ юк!
Мәхәббәтнең күге — гел кояшлы,
Тугайлары — һәрчак тургайлы.
Мәхәббәтнең таңы — гел былбыллы,
Мәхәббәтнең төне — гел айлы…
Яралавы аның — шифа гына,
Язмыш сине үтсә яралап, —
Мәхәббәтең саклап калыр һәрчак,
Мәхәббәтең калыр аралап.
Мәхәббәтең саклап калыр һәрчак,
Мәхәббәтең калыр аралап.
Мәхәббәтнең күге — гел кояшлы,
Тугайлары — һәрчак тургайлы.
Мәхәббәтнең таңы — гел былбыллы,
Мәхәббәтнең төне — гел айлы…
Мәхәббәтнең күге — гел кояшлы,
Тугайлары — һәрчак тургайлы.
Мәхәббәтнең таңы — гел былбыллы,
Мәхәббәтнең төне — гел айлы…
Мәхәббәтнең таңы — гел былбыллы,
Мәхәббәтнең төне — гел айлы…