Әнкәй ни хәлдә икән?

Төшемдә мин кошлар күрдем.
Берәр хәбәргә микән?
Яхшыга гына юрадым.
Әнкәм ни хәлдә икән?

Изгегә булсын төшләрем,
Шатлыкка булсын юрау.
Мин кайтам сиңа, әнкәем,
Юллар булса да урау.

Төшемдә мин йолдыз күрдем.
Кемнең йолдызы икән?
Әнкәемнең сагышлары,
Сөю-назлары микән?

Изгегә булсын төшләрем,
Шатлыкка булсын юрау.
Мин кайтам сиңа, әнкәем,
Юллар булса да урау.

Голосов пока нет
Бу җыр репертуарында бар
« »