Ак калфак (дүртенче вариант)

Дәү әнием калфак чиккән,
Кызына — әниемә.
Әнием дә, кич утырып,
Ак калфак чиккән миңа!

Ак калфак иман билгесе,
Гөлдәй матур кызларга.
Аларның күңел көзгесе,
Нур сибә дөньяларга!
Әй, ак калфак, ак калфак,
Һәрчак ак һәм пакъ булыр.
Туган телнең, изге диннең
Сакчысы булып торыр!

Ап-ак калфак, матур күлмәк
Бик килешә кызларга.
Коеп куйган, зифа буйлы
Кызларга-йолдызларга!

Ак калфак, әй, ак калфак,
Ак һәм пакъ ул булачак.
Туган телне, изге динне
Һәрчак саклап торачак!
Ак калфак, әй, ак калфак,
Һәрчак пакъ ул, һәрчак ак.
Тәуфыйк, иман билгесе,
Җан һәм күңел көзгесе!

Әнием дә, әбием дә,
Апам-сеңлем калфактан.
Калфаклы курчаклар уйнап
Үстем мин балачактан.

Ак калфак иман билгесе,
Гөлдәй матур кызларга.
Аларның күңел көзгесе,
Нур сибә дөньяларга!
Калфак чигә, җырлый, бии
Ут кебекләр үзләре.
Алтын куллы, уңган, булган
Безнең татар кызлары!
Алтын куллы, уңган, булган
Безнең татар кызлары!

Ноты для песни: 
Ноты для песни «Ак калфак»
Ваша оценка: Нет Рейтинг: 7 (1 голос)
Бу җыр репертуарында бар
« »