Түз, йөрәгем

Категория: көе сүзләре

Зар-моңнарга йөрәк тулса —
Төшәм күл буйларына.
Үзем елыйм, үзем җырлыйм
Әкрен аккан суларга.

Түз, йөрәгем, дип юанам,
Түз, йөрәгем, әлегә.
Яңа таңнар һәр көн атар,
Кирәк бит ул яшәргә.

Күл буйларын томан сергән,
Күренми аргы ягы.
Белеп булмый, ниләр көтә
Икән газиз башларны.

Түз, йөрәгем, дип юанам,
Түз, йөрәгем, әлегә.
Яңа таңнар һәр көн атар,
Кирәк бит ул яшәргә.

Суларга түгеп чәчәрмен
Эчемдәге серләрне.
Салмак кына дулкын чайкар
Аңлыйм, дип, хәлләреңне.

Түз, йөрәгем, дип юанам,
Түз, йөрәгем, әлегә.
Яңа таңнар һәр көн атар,
Кирәк бит ул яшәргә.

Түз, йөрәгем, дип юанам,
Түз, йөрәгем, әлегә.
Яңа таңнар һәр көн атар,
Кирәк бит ул яшәргә.
Яңа таңнар һәр көн атар,
Кирәк бит ул яшәргә…

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 8 (1 голос)
Бу җыр репертуарында бар
« »