Ятим бала

Категория: көе һәм сүзләре

Сөйлим сезгә мин үзем турында
Кечкенәдән ничек үскәнне.
Сагыш дигән тирән диңгезләрне
Нинди авырлык белән кичкәнне.

Унсигез ел яшьлек гомеремне
Туганнарым кулында кичердем.
Синең балам диеп иркәләүне
Мин, әни, төштә генә күрдем.

Кышның аяусыз салкын көнендә
Син мине ятим калдыргансың.
Үзегезгә булсын балагыз дип
Кечкенәдән мине тангансың?

Унсигез ел яшьлек гомеремне
Туганнарым кулында кичердем.
Синең балам диеп иркәләүне
Мин, әни, төштә генә күрдем.

Алты айдан миңа әни булган
Әтиемнең газиз апасы.
Үзенекедәй итеп үстергән ул
Булсам да мин ятлар баласы.

Унсигез ел яшьлек гомеремне
Туганнарым кулында кичердем.
Синең балам диеп иркәләүне
Мин әни төштә генә күрдем.

Кечкенәдән ташлаган да мине
Картлыгыңны уйларга иде.
Үсеп җиткәч бала кирәктер шул
Өметләнмә әнием соң инде.

Синең хәзер кирәгең юк, әни,
Хәзер мин үзем әти кеше.
Шушындый язмышны белә торып
Булмагыз минем әни төсле.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (1 голос)
Бу җыр , репертуарында бар
« »