Агачлар яфрак ярганда,
Мең — мең кошлар сайраганда,
Мин тәү күрдем сине,
Мин тәү күрдем сине.
Әйтерсең, яз шул чагында,
Бүләк итеп кочагында,
Сине алып килде,
Сине алып килде.
Язгы урман — синең күңел,
Язгы урман — безнең гомер,
Син бар җирдә кошларга да
Сайрамыйча мөмкин түгел,
Мөмкин түгел, мөмкин түгел!
Юлларыма юлдаш итсәм,
Синең белән китсәм, китсәм,
Мин адашмам микән?
Мин адашмам микән?
Язгы яшел, яшь урманда,
Синең белән адашсам да,
Миңа рәхәт, иркәм,
Миңа рәхәт, иркәм.
Язгы урман — синең күңел,
Язгы урман — безнең гомер,
Синнән башка миңа яшәү,
Синнән башка мөмкин түгел,
Мөмкин түгел, мөмкин түгел!